Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Театр – тылсымлы учак”

27 март – Халыкара театр көне. Театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята, халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Халыкара театр көненә карата “Театр – тылсымлы учак” дип исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучыларга, Республикабызда эшләп килүче төрле театрларның тарихлары, бүгенгесе, киләчәге белән таныштырылды.