Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Гаилә - матур әдәбияттә"

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек,намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. "Гаилә - матур әдәбияттә" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды һәм яшьләргә күргәзмәгә куелган китаплар буенча күзәтү үткәрелде.