Читай и делись
1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көнендә, Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Татарстан Республикасында мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проектының 2025/2026 уку елы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Чарада мәртәбәле кунаклар - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мөнип кызы Әсәдуллина, Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Геннадьевич Семёнов һәм Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Дамир кызы Мухаметгареева катнашты.
Балтач районы Арбор авыл китапханәсеннән Зиннатуллина Зилә Илнар кызы, Гарипова Гүзәл Ралиф кызы, Гузаиров Рамзан Раил улы катнашты.
Төп призларны - дипломнарны һәм «Ривьера» аквапаркына билетларны һәр җиңүчегә мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семёнов тантаналы рәвештә тапшырды.
Официаль өлеш тәмамланганнан соң, балалар өчен бай мәдәни программа оештырылды: алар Татарстанның иҗади берлекләре вәкилләре - язучылар, композиторлар һәм рәссамнар белән очрашты, мавыктыргыч мастер-классларда катнашты һәм Уникаль осталык үзәге буйлап экскурсиядә булды.