Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Рус шигърияте кояшы

Июньдә безнең илдә Бөтенроссия Пушкин көне һәм Рус теле көне билгеләп үтелә. Бу ике дата бер бөек кеше- Александр Сергеевич Пушкин исеме белән үзара тыгыз бәйләнгән.Әлеге көн уңаеннан китапханәдә "Рус шигъриятенең кояшы" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды.Анда шагыйрьнең иң танылган әсәрләре- рус мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелгән шигырьләре, поэмалары һәм әкиятләре тәкъдим ителде.

Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора һәм бүгенге көндә дә үзенең көчен югалтмый.