Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Нурлы балачак илендә

1 июнь көнне балаларны яклау көне уңаеннан авылыбызда бик матур бәйрәм чарасы узды.Бәйрәм мәдәният йорты каршында урнашкан паркта булды.Әти-әниләр, әби- бабайлар җитәкләгән балалар бәйрәм үтәчәк урынга ашыкты.Балалар төрле уеннарда катнашып бүләкләр оттылар, сүрәләр уку бәйгесендә катнаштылар.Корбан итеннән пешкән плау белән сыйландылар, коймак белән чәй эчтеләр.