Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Туган яктан илһам алып...

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары , горурланырлык күренекле шәхесләре бар. Туган авыл, туган як темасы- язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти.

Китапханәдә " Туган яктан илһам алып... " дип исемләнгән әдәби сәгать 5-6 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Чарада укучылар авылдашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшинның туган авылга һәм туган якка багышлап язган шигырьләре белән таныштылар һәм әлеге шигырьләргә кычкырып укулар оештырдык . Шулай ук укучылар чарада Габдулла Тукайның " Туган авыл" шигырен укыдылар һәм шигырь буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр.