Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Сабанетуйга әрәпә

Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Әнә шулай күркәм гадәт буенча йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыйдык.Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау- гөр килеп узды. Авылдашлар бүләк җыючыларны капка алдында бүләкләре белән көтеп алды. Изге теләкләр аша колгага яулык, сөлгеләр бәйләнде. Авыл урамнарына җыр - моң таралды.