Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Гаилә -җылы учак

15 майда-табигатнең иң гүзәл чорында , Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез .Гаилә- төрле буыннарны бәйләүче чылбыр, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул. Әлеге көн уңаеннан Арбор авыл китапханәсендә " Гаилә- җылы учак " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм китап-журналларга күзәтү ясалды.Күргәзмәдә китапханә фондында булган “Тигез гомер итегез”, “Гаилә һәм балалар”, Җ.Фазлыевның “Әти-әниләргә нәсыйхәт”, “Татар исемнәре ни сөйли”, З.Шәфыйги “Гаилә серләре” китаплары, “Гаилә учагы”, “Гаилә һәм мәктәп”журналлары куелды.