Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Җыр булып кайттылар батырлар киләчәк буыннар сафына

Бөек Җиңү көне ераклашса да, аның кайтавазы онытылмый.Бүген Арбор авылында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Бәйрәм чарасы җирле җитәкчеләр һәм шулай ук Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улының чыгышлары белән башланып китте . Чарада илебезнең тынычлыгы өчен үз көчләрен һәм гомерләрен аямаган ветераннарыбызны, СВО да катнашып һәм бүгенге көндә безнең арада булмаган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Алар хөрмәтенә һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды. Бәйрәм патриотик җырлар, биюләр, шигырьләр белән алып барылды. Бөек Җиңүнең нинди көч белән ирешелүе турында сугыш еллары вакыйгалары турында кыскача мәгълүмат бирелде.