Габдулла Тукай дөньясына сәяхәт
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби сәгать үткәрелде. Кыска гына гомер яшәп, Тукай зур мирас калдырган. Аның әсәрләре яхшы күңелле, гадел, акыллы, намуслы булырга өйрәтә. Чарада катнашучылар әкиятләрдән өзекләр тыңлады, шигырьләр һәм әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.Үзләре ятлаган шигырьләрне сөйләделәр.