Арборская сельская библиотека - филиал № 5

Без- Тукай оныклары

Балтач үзәк китапханәсендә "Без Тукай оныклары" исеме астында район күләм нәфис сүз осталары бәйгесе үтте. Районыбызның һәрбер авылыннан нәфис сүз осталары катнашты. Алар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар.  Арбор төп гомуми белем мәктәбе 4 класс укучысы  Нигъматуллин Юсуф Ринат  улы 2 урыны алды. Юсуфны чын күңелдән котлыйбыз, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын аңа.