Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Хәтер шәме

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Моннан 85 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Шул уңайдан Яңгул авыл китапханәсе дә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең төп максаты – фашист илбасарларына каршы барган, миллионнарча кешеләрнең гомерләрен тартып алган коточкыч сугыш турында хәзерге буынның хәтеренә сеңдерү, илебез азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан, үзләренең гомерләрен биргән туганнарыбызны һәм якыннарыбызны тагын бер кат искә алу.  1-7 класста укучылар белән берлектә Яңгул авыл китапханәсе дә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.Укучыларга “Хәтер шәме” турында сөйләнелде һәм  акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган  бабаларыбызны, авылдашларыбызны «Хәтер шәме» кабызып, бер минут тыныклык белән искә алдылар