Мәңгелек моң булып хәтер кала
22 июнь- тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне һәйкәлләр яныннан узганда без дошманны җиңүгә гомерләрен кызганмаган каһарманнарыбызны тагын-тагын искә төшерәбез, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны хөрмәт белән искә алабыз. Бу төн дөнья үзгәртә, 190 миллион йөрәктә сугыш уты кабызган фашизмга карата нәфрәт уты уята. Кешелек тарихында бу көн уңаеннан “Мәңгелек моң булып хәтер кала”мәгълүмәт сәгате үткәрелде