Тәмәке тарту сәламәтлек дошманы
|
9 класс укучыларына «Тәмәке тарту сәламәтлек дошманы» темасына әңгәмә үткәрелде. Төп бурычларның берсе — балаларны кечкенәдән сәламәтлекләрен ныгытырга өйрәтү. Сәламәт балалар — җәмгыятьнең иминлеге. Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту проблемасы елдан-ел кискенләшә бара.Яшьләрнең тәмәке тартуы өченче меңьеллыкның санитария һәлакәтенә китерәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, укучыларга проблеманың глобаль һәм актуальлеген күрсәтеп, яшүсмерләрнең(бер-берсенә) тәмәке тартуына игътибарлы булырга кирәклеге, тәмәке тартуның зарары турында сөйләдек һәм әлеге тискәре күренешкә каршы көрәшкә һәр кеше үз өлешен кертергә кирәклеге турында аңлаттык. |