Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Без бурычлы ,Сезгә бурычлы

Бүген, 8 май көнне, Яңгул авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган “Без бурычлы,Сезгә бурычлы..”  баш астында митинг булды. Бу куркыныч афәтне күргән, сугышның эчендә булган ветераннарыбыз калмады инде. 81 ел - бик күп вакыт. Җиңү көне-Хәтирәләр көне, искә алу көне, нәтиҗәләр ясау көне!Митингны авыл җирлегендә эшләп килүче мәдәният йорты,китапханә,мәктәп,балалар бакчасы балалары берлектә үткәрдек.