|
Бөек Җиңү көне алдыннан Яңгул китапханәсе дә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды. Георгий тасмасының мәгънәсе турында, Җиңү символына әверелгән тасмадагы төсләрнең нәрсә аңлатуы хакында халыкка җиткереп,китапханә активы белән кешеләрнең күкрәкләренә тасманы тактык. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган яугирләр турында истәлекне саклап калу максатында уздырыла һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышлана. Георгий тасмасы — ул бизәк кенә түгел. Бу безнең Ватаныбызны саклаган һәм аны тышкы дошманнар һөҗүменнән саклаучы кешеләргә горурлык һәм рәхмәт билгесе.
|