Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

«Җиңү бакчасы» акциясе

«Җиңү бакчасы» акциясе Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган мөһим вакыйга. Ул фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә, тынычлык һәм бердәмлекнең әһәмиятен искә төшерә.  Яңгул китапханәсе  һәм яшь буын буын геройларны истә тоту максатыннан китапханәнең бертөркем активы  әлеге акциягә кушылдылар. Агач утырту геройлар турындагы хәтерне генә түгел, тыныч киләчәккә өметне символлаштыра. Бу агачлар тере һәйкәлләр булачак, алар азатлык һәм тынычлык өчен көрәшүчеләрнең батырлыкларын искә төшерәчәк.