Без хәтерлибез,онытмыйбыз..
19 апрель-совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне .Бу көн уңаеннан мәктәп белән берлектә " Без хәтерлибез ,онытмыйбыз...” дип исемләнгән хәтер сәгате 8-11 класс укучыларына үткәрелде. Бу мөһим дата безгә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары рәхимсез геноцидка дучар иткән СССРның тыныч халкы фаҗигасен искә төшерә. Батырлык дәресләре барысын да колачлады-беренчедән унберенче класска кадәр. Балаларга ул дәһшәтле елларның тарихи хакыйкате, картларга, хатын-кызларга һәм балаларга каршы булган ерткычлыклары, шулай ук Ватанны азат итү өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы турында сөйләнелде.. Хәтер сәгате кысаларында укучылар кыска метражлы фильм-кинолекторийлар карадылар һәм фикер алыштылар.