Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Ватан барыннан да газиз"

"Ватан барыннан да газиз" исеме белән интеллектуаль уен программасы мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен 12 июнь - Россия көне уңаеннан үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп, акыл, тизлек, логик фикер йөртү, тапкырлыкны тәлап иткән биремнәрне үтәделәр. Россия дәүләте шәһәрләре, тарихы буенча әзерләнгән кызыклы сорауларга укучылар тиз арада җавап таптылар. Спорт уеннарында җитезлекләрен күрсәттеләр. Уен күтәренке рухта үтте, командалар арасында очколар саны тигез булды, дуслык җиңде.