Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әрәпә җыю"

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю - Әрәпә җыю оештырылды.
«Әрәпә» елга бер генә бит ул! Шуңа да авыл урамнарында бизәлгән машина, җырлап-биеп йөргән халыкны, гармуннарын тартып бар әйләнә-тирәгә моң тараткан түбәтәйле абзыйларны, «Ә-РӘ-ПӘӘӘ» дип кычкырып йөргән балаларны күреп күңел сөенә. Киләчәгебез матур булсын, милләтебезнең иң матур бәйрәмен, гореф-гадәтләрне олылап, кадерләп яшик!