"Про ЗОЖ"
Җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен китапханәдә "Про ЗОЖ" исеме белән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Укучыларга уен рәвешендә сәламәтлек нигезләрен тәшкил иткән көндәлек режим, шәхси гигиена чаралары, акыл сәламәтлеге турында сорауларны үз эченә алган кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. Командага бүленеп, һәр биремне тиешенчә үтәп "очко"лар җыеп, укучылар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәтә алдылар, актив булдылар. Сәоамәтлек темасына табышмаклар чишеп, һәр команда җавапны хәрефләр җыелмасы кулланып язарга тиеш булды. Әдәби биремдә бирелгән текстны тизлеккә аңлаешлы итеп укырга кирәк иде. Бу биремне үтәгәндә татарча кычкырып уку өчен 2026 нчы елда тууына 85 ел тулган язучы Тәүфыйк Әйдинең "Яңа уен" китабыннан хикәяләр, 80 яшен тутыручы балалар язучысы Роза Мулланурованың "Чишмә күзе" китабыннан хикәяләр кулланылды. Рус халкының бөек язучылары А. С. Пушкинның "Сказка о рыбаке и рыбке" әкияте, Л. Н. Толстойның "Прыжок" китабыннан әкиятләре кычкырып укылды. Ә инде йомгаклау өлешендә иң тапкыр укучылар ачыкланды, урыннар билгеләнде. Нәтиҗәдә, I урында - Фомина Әлфинә, II урында -
Гизатуллин Гадел, III урында - Салихҗанов Юныс. Командалар арасында дуслык җиңде, ягъни җыйган "очко" лар саны тигез булды. Уен күтәренке рухта үтте.