"Милли хәзинә"
Китапханәләр көне якынлашканда башлангыч сыйныф укучылары өчен "Милли хәзинә" исеме белән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар китапханәләрнең кеше тормышында мөһим роль уйнап белем алуга ярдәмче икәнлегенә төшенделәр. Китапханә эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар. Заманча технологияләр ярдәмендә эш алымнары турында мәгълүмат тыңладылар, үзләре интернет челтәреннән бердәм укучы билеты аша штрих-код сугылган китаплар белән эшләп карадылар.