"Китаплы карусель"-"Книжная карусель"
Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен "Книжная карусель" исеме белән әдәби уен программасы үткәрелде. Чарада катнашучы уенчылар "Әдәбият", "Татар теле", "Рус теле", "Әйләнә-тирә" фәннәре буенча турда кызыклы сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә тиеш иделәр. Укучылар сынатмады, биремнәрне җиренә җиткереп үтәделәр, җиңүче укучы билгеләнде. Бу төрдәге уеннар укучыларга бер команда булып эшләргә, мәктәптә алган белемнәрен тиешенчә кулланырга, әдәби әсәрләрнең авторын, геройларын исләрендә тотарга ярдәм итә. Уен күтәренке рухта үтте, катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.