"Гаиләм җылысы"
15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Гаиләм җылысы" исеме белән әдәби иртә үткәрелде. Балаларга Г. Тукайның "Безнең гаилә" шигыре кычкырып укылды. Һәр бала үз гаиләсе белән таныштырып чыкты. Татар балалар язучылары Әлфис Гаязов, Салават Рәхмәтулла, Йолдыз китапларыннан гаилә турында шигырьләр кычкырып укылды.