Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Җиңү җыры моңсу, сагышлы...”

7 май көнне Шеңшеңәр авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан “Җиңү җыры моңсу, сагышлы...” исеме белән тантаналы митинг булып үтте. Митингта мәктәп укучылары, укытучылар, “Маяк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре, авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Моңсу бәйрәмгә шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан Закиров И.Ш. һәм башка солдатларның якыннары чакырылган иде. Балтач районы башлыгы исеменнән бәйрәм котлавын район башкарма комитеты аппараты икътисад һәм фаразлау бүлеге башлыгы Михайлов Р.А. җиткерде. Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Салихҗанов Р.Х. митингта катнашучыларны сәламләп, Бөек Ватан сугышы чорында авылдашларыбызның намуслы хезмәтен хөрмәт белән искә алды, бүгенге көндә дә бу эшнең дәвам итүен, халыкның кулыннан килгәнчә махсус хәрби операциягә булышлык күрсәтүләрен билгеләп үтте. Мәктәп укучылары Бөек Җиңүгә өлеш керткән сугыш һәм тыл ветераннарының якты истәлеген хөрмәтләп әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр. Чарада батырларны искә алып бер минутлык тынлык игълан ителде, һәйкәлгә веноклар салынды. Бәйрәмнән һәркем илгә тынычлык теләп, бүгенге көндә хәрби бурычларын үтәүче егетләнең исән-имин өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп таралышты.