“Җиңү кайтавазы яңгырый илемдә”
6 май көнне Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен “Җиңү кайтавазы яңгырый илемдә” исеме белән кычкырып уку сәгате үткәрелде. Бу чара ел саен үтүче XVII “Читаем детям о Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” Халыкара акциясе кысаларында үткәрелде. Бөек Ватан сугышына китүче авылдашларыбызның батырлыгы, тылда калган халыкның фронт өчен тырышып эшләгәнлеге турында мәгълүмат бирелгәннән соң укучыларга Бөек Ватан сугышы тарихында билгеле эз калдырган полководецлар турында С. Алексеевның “Рассказы о полководцах” китабыннан Георгий Константинович Жуков турында “Часы”, “Маршал” хикәяләре кычкырып укылды. С. Смирновның “Подвиг майора” хикәяләр китабына күзәтү үкәрелде. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, Брест крепостендә хезмәт иткән якташыбыз, Татарстанның Питрәч районында туып үскән, Петр Гавриловның батырлыгы турындагы китап укучыларда кызыксыну уятты. Балаларга сугыш турында уку - патриотизм формалаштыруда, тарихи хәтерне саклауда һәм дөнья кыйммәтләрен аңлауда мөһим ысул.