"Окна Победы"
Бөек Ватан сугышында катнашучы барлык батыр солдатларны искә алып, Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе укучылары Бәтенрәсәй "Окна Победы" акциясенә кушылып, сыйныф бүлмәләре тәрәзәләрен Бөек Җиңү көне алдыннан бизәделәр. Шуның белән алар батырлар истәлеген саклап, азатлык өчен көрәшүчеләрне искә алдылар, Бөек Җиңүнең һәркем өчен мөһимлеге ассызыкланды.