"Әдәби марафон"
Дөньякүләм XXXV әдәби марафон бәйгесенә катнашучылар 1-21 апрель көннәрендә онлайн режимда шәхси битләрендә, шулай ук китапханә аккаунтларында татар әдәбиятының үзләре күңеленә хуш килгән өзекләре белән бүлештеләр. Бәйгедә катнашучыларның яшьләре төрле һәм алар төрле өлкәдә хезмәт куючылар яки лаеклы ялдагы укучылар. Бәйгенең шартларын төгәл үтәүчеләр генә җиңүче дипломына ия булалар. Әлеге бәйгедә Балтач районыннан да 45 укучы катнашты. Бәйге вакытында укучылар 2026 нчы елда юбилей даталарын билгеләп үтүче язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын башкаларга да тәкъдим итәләр, шулай ук танылган башка язучыларның әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Нәтиҗәләр әлегә билгесез, якын арада җиңүчеләргә диплом, финалист дипломы, катнашучы сертификатлары тапшырылачак.