Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Без - Тукай оныклары"

Ел саен апрель аенда республикабызда бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган чаралар уза, шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. 24 нче апрель↑ көнне Балтач мәдәният үзәгендә бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан, республикабыздан килгән шагыйрьләр һәм язучылар катнашында "Мәңге яшә, Тукай! Мәңге яшә, "Туган тел"! дигән әдәби кичә узды. Бәйрәмдә "Без - Тукай оныклары" район нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләрне мәртәбәле җитәкчеләр кулыннан алдылар.Әлеге конкурста катнашкан Шеңшеңәр төп мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Жукова Алеся 1 нче урын яулаган өчен район башлыгы имзалаган Диплом белән бүләкләнде.