Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Табигать сөючеләр"

25 апрель көнне, Халыкара Җир көне кысаларында, китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Табигать сөючеләр" исеме белән экологик сәгать үтте. Укучыларга Җир планетасы турында кызыклы сораулардан күргәзмә-викторина тәкъдим ителде, сорауларга җавапларны күргәзмәдәге китаплардан эзләделәр. Ел дәвамында экологик даталар турында мәгълүматны тыңлап, укучылар экологияне саклауны кешеләрнең төп бурычы икәнен аңладылар. Табигатьтә ял иткәндә яки үтеп барганда ташлап калдырылган чүпләрнең кешелекнең үзенә кисәтү буларак әйләнеп кайтуы турында тормыштан мисаллар китерелде, чүпләрне төрләргә бүлеп җыю, икенчел эшкәртү табигатьне саклауга таба ясалган бер адым икәне ассызыкланды.