Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тукай үзе бөек, сүзе бөек"

Татар халкының бөек шагыйре тууына 140 ел тулу уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен "Тукай үзе бөек, сүзе бөек" исеме белән әдәби-тарихи ассорти үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән китапханәдәге бай эчтәлекле күргәзмәдән таныштылар. Кызыклы викторина сорауларына җавапларны да күргәзмәдәге китаплардан эзләделәр. Әдип уйлап чыгарган геройлар белән бергәләп "Эш беткәч уйнарга ярый" уенын уйнадылар. 2026 нчы ел башыннан бирле үтүче, "Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе" акциясе кысаларында "И каләм!" шигырен башлангыч сыйныф укытучысы Габдуллина Гөлнара Фәрит кызы укуында тыңладылар.