"Татулыкка ни җитә?!"
"Библионочь-2026" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып яшүсмер китап укучылар өчен "Татулыкка ни җитә?!" исеме астында фольклор утырмасы үткәрелде. "Татарстан. Без бергә. Мы вместе" китабыннан Татарстанның иң күп санлы халыкларының тормышы, көнкүреше турында, аларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм традицияләре, теле, музыкасы, милли ризык һәм киемнәренең үзенчәлекләре никадәр кабатланмас һәм гүзәл икәнлеген күрә алдылар. Районыбызда яшәүче татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләтләрнең йола-бәйрәмнәрен укучыларның үзләренең дә күргәннәре, катнашканнары бар. Барлык халыкларны да тарих, кунакчыллык һәм өлкәннәрне хөрмәт итүгә нигезләнгән уртак традицияләр һәм, әлбәттә инде, ата-бабалары яшәгән җир - аларның бөек Ватаны - Россия берләштерә. Чара барышында укучылар кунак каршылау кебек күркәм йоланы үтәделәр, төрле милләт вәкилләре бергәләп күңел ачкан вакытта уйнап була торган уеннарны уйнадылар.