Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тарих белгечләре"

Балтач районында 70 тән артык авыл бар. Һәр авыл үзенең күренекле шәхесләре белән аерылып тора. Район тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр, ил тарихында булган билгеле даталар һәм башка кызыклы мәгълүматларны үз эченә алган "Тарих белгечләре" исеме белән 17 нче апрельдә үткән тарихи интеллектуаль уенда мәктәп укучылары үзләренең белемле, кызыксынучан булуларын күрсәттеләр, биремнәрне тиз һәм төгәл башкардылар. Туган якның тарихы һәрвакыт мавыктыргыч, күренекле шәхесләре районда, республикада гына түгел чит төбәкләрдә дә билгеле.