Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Йолдызларга кадәр юл"

6-12 апрельдә үтүче Космос атналыгы кысаларында китапханәдә төрле чаралар үтте. "Йолдызларга кадәр юл" исеме белән танып белү сәгате Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелде. Балаларга Космос, беренче ракета, космоска очуның мөһимлеген ачкан галим Циолковский турында кызыклы мультфильм күрсәтелде. Шагыйрь Булат Садретдиновның "Айда кунакта" шигыре кычкырып укылды. "Изобретения" китабыннан кешеләрнең беренче тапкыр очарга өйрәнүләре турында мәгълүмат бирелде. "Космос" энциклопедиясе балаларга аеруча кызыклы булды. Алар Ай һәм Кояш турында, Кояш тирәли әйләнеп йөрүче планеталар турында, төрле планетадагы шартлар турында мәгълүматны белделәр.