Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Һәр китап исәптә, һәр китап кирәкле"

"Балалар китап атналыгы" кысаларында "Һәр китап исәптә, һәр китап кирәкле" исеме белән үткәрелгән китапханә дәресендә мәдәни волонтерлар китап фондының алфавит бүленешен тәртипкә китерергә булыштылар. Укучыларга электрон каталогтан файдалану күнекмәләре дә бирелде. Укучылар үзләренә кирәкле китапларны эзләп табып электрон бердәм укучы билеты аша үткәрүне күзәттеләр, китапханә эшчәнлегенең нечкәлекләренә төшенделәр. Кызыксынучылар өчен вакытлы матбугат басмаларының сакланышы һәм кулланылышы турында да мәгълүмат бирелде.