"Иң кыйммәтле бүләк"
Балалар китабы атналыгы мәктәп укучыларының язгы каникул вакытында үткәрелә. Укучылар буш вакытларында ял итәләр, саф һавада йөриләр, дуслары белән очрашалар һәм, әлбәттә, китапханәдә үткәрелгән чараларда да актив катнашалар. Бу атналык өр-яңа китаплар, журналларның яңа саннары белән танышу өчен дә кулай вакыт. "Иң кыйммәтле бүләк" исеме белән китапханәдә үткәрелгән әдәби ял сәгатендә укучылар китапның кеше тормышында биләгән урыны турында әңгәмәдә катнаштылар, журнал битләрендәге мавыктыргыч әкият, хикәяләр белән таныштылар, яшьләр арасындагы билгеле шәхесләр турындагы язмаларны кызыксынып укыдылар.