Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр!"

Халыкара театр көне уңаеннан 27 март көнне китапханәдә "Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр!" исеме белән театр дигән тылсымлы дөньяның тарихы, бүгенге көн яңалыклары турында бай мәгълүматлы күргәзмә төзелде. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язган "Театр көлдерәдер, уйнатадыр, тагын үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең - көләрлек булса, булмаса - еларсың", - дигән шигырь юллары театрның халык тормышы өчен мәгънәсен тирән аңлатадыр. Күргәзмә белән олылар да яшьләр дә кызыксынып таныштылар.