Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Шигърият - серле галәм"

21 март - Халыкара шигърият көне уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен "Шигърият - серле галәм" исеме белән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар Балтач районында туып-үскән шагыйрьләрнең иҗат җимешләре белән таныштылар, күңелләренә ошаган шигырьләрне кычыкырып укыдылар. Чара барышында укучылар танылган шагыйрьләр, яратып укылган шигырьләр буенча кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.