Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Укытучы, журналист, язучы"

Госман Фәтхулла улы Бакировның тууына 130 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен  "Укытучы, журналист, язучы" исеме белән үткәрелгән әдәби тәнәфес үткәрелде. Фронтовик язучы, мәгариф эшлеклесе Госман Бакировның беренче иҗат нәтиҗәсе буларак сугыштан соң басылган "Классташлар", "Беренче укытучым", "Бормалы юллар" китапларыннан өзекләрне укучылар кычкырып укып таныштылар. Язучының балалар өчен язылган сәхнә әсәрләре, хикәяләре, сугышта күргәннәре турында автобиографик язмалары бүгенге көн укучысы өчен дә кызыклы, мавыктыргыч булып кала бирә.