“Җиңү бүләк итте язлар”
Бүген илебез халкы, иң изге, иң шатлыклы тарихи бәйрәм - Җиңү көнен билгеләп үтә. Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә һәм сугышта һәлак булганнарны искә алырга җитәкчеләр, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы һәм кунаклары, укучылар, студентлар “Җиңү бүләк итте язлар” митингкка җыелды. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иде. Чара патриотик рухлы биюләр белән тулыландырылды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митингта һәйкәлгә чәчәкләр салынды.