«Тукайлы яз»
Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукайлы яз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Чарада язучының биографиясе, аның балачак хәтирәләре, иҗаты турында сөйләнелде. Ә балалар, үз чиратында, танылган шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп, шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Тантаналы чара Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен күмәк башкару белән тәмамланды.