«Космические созвездия»
Космонавтика көне уңаеннан 1-4 класс укучылары өчен «Космические созвездия» танып – белү сәгате үткәрелде. Балалар бу көннең барлыкка килүе белән таныштылар. Иң беренче космоска этләрнең, аннары кешенең беренче очышы, галәм, планеталар турында хикәяләр тыңладылар. Чара барышында балалар Кояш системасы планеталары белән якыннан гына танышып кына калмадылар, космик Маҗара атмосферасына да чумдылар.