"Народные танцы"
Бию тирән борынгылыкта туган һәм турыдан-туры теге яки бу халыкның көнкүреше белән бәйле. Төрле халыкларның гасырдан гасырга күчеп килгән гореф-гадәтләре аркасында бию үзенең гүзәллеген һәм үзенчәлеген тапкан. Балалар белән бергә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан илебез халыкларының җыр һәм бию культурасы тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылдык, җыр һәм биюнең тирән борынгылыктан алып бүгенге көнгә кадәр ничек барлыкка килүен, эмоциональ кичерешләрнең, хезмәт процессларының һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүен белдек. Халык җыры һәм биюләре тарихы мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды