"Безопасный интернет- хороший интернет"
"Безопасный интернет- хороший интернет" дигән әнгәмә үткәрелде. Укучылар интернетның нинди мөмкинлекләр бирүе, нинди куркынычлар белән очрашырга мөмкин икәнлеген, шәхси мәгълүматны интернетта урнаштыру кагыйдәләре турында белделәр. Аралашу этикасы, интернетта мошенниклар булуы һәм алардан саклану турында сөйләнелде. Шулай ук катнашучылар интернетның информация алыр өчен, аралашу һәм үз белемеңне үстерү өчен уңайлы инструмент булып торуын аңладылар..