Дуслыкта көч
Китапханәдә узган әлеге интеллектуаль уенның төп максаты – балаларга дуслыкның нәрсә икәнен, аның кадерен аңлату һәм бердәмлеккә өйрәтү иде. Очрашу барышында без укучылар белән бергә дуслык төшенчәсенең мәгънәсен ачтык, чын дусның нинди булырга тиешлеге турында фикерләребез белән уртаклаштык, дуслык һәм татулык турындагы халык мәкальләрен искә төшердек, аларның мәгънәсен аңлаттык һәм яртысы әйтелгән мәкальләрне дәвам иттек. Ахырдан ак кәгазьдән чәчәкләр ясадык һәм алардан бердәмлекне чагылдырган «Дуслык букеты» композициясен иҗат иттек