Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Россия - минем Ватаным

12 июнь — Россия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә «Россия — минем Ватаным» дип аталган интеллектуаль уен узды. Кичәдә бу көннең тарихы турында сөйләнде. Илебезнең төп символлары: герб, гимн һәм флаг кебек төшенчәләр аңлатылды. Бергәләп сорауларга җавап эзләдек, табышмак, мәкальләр әйтештек, кроссворд чиштек. Ахырдан ил күләмендә уза торган «Окна России» акциясенә кушылып китапханәбезнең тәрәзәләрен бәйрәмчә бизәдек.
Әлеге кичә укучыларыбызда ватанпәрвәрлек хисләре уяту белән беррәттән, дуслык һәм команда булып эшләү күнекмәләрен дә ныгытырга мөмкинлек бирә.