"Пушкин эзләре буйлап"
Китапханәбездә А. С. Пушкинның туган көне уңаеннан интеллектуаль уен уздырылды. Кичә бөек шагыйрьнең тормышына, иҗатына һәм әсәрләренә багышланган сораулар, табышмаклар, башваткычлар чишү белән үрелеп барды. Укучылар белән шагыйрьнең әсәрләрен искә төшереп кычкырып укыды, иҗаты турында яңа мәгълүматлар алды.