«Театр – ул искиткеч могҗиза»
Түнтәр авыл китапханәсендә «Театр – ул искиткеч могҗиза» китап күргәзмәсе әзерләнде. Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган Театр сәнгате – кабатланмас могҗиза.. Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш. Күргәзмәгә Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин,Т.Миңнуллин һәм башка язучыларның пьесалары куелды.