Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

«Сәлам, сәламәтлек! "

«Сәлам, сәламәтлек! » уен дәресе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашында бик күңелле үтте.

Безнең тормышыбыз өчен иң кадерле нәрсәләрнең берсе – ул сәламәтлек икәне хакында, дөрес һәм файдалы итеп яшәү турыда балалар белән әңгәмә кордык,  Сәламәтлек сүзе белән бәйле ассоцияцияләр әйтешеп балалар  җептән ятьмә ясадылар, файдалы ризыкларны искә төшереп башня төзеделәр, күмәк уеннар уйнап, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр