Минем Россия
“Минем Россия” патриотик сәгате 12 июнь Россия көне уңаеннан кече яшьтәге мәктәп балалары өчен үткәрелде. Балаларны “Моя Россия” , туган илгә мәхәббәт белән сугарылган шигырь һәм хикәяләр җыентыгы белән таныштырдык. Бергәләп җыентыктан шигырьләр укып анализладык. Кәгазьдән ясалган чәчәк таҗларына “Нәрсә ул минем өчен туган ил?” соравына җаваплар яздык. Россиянең официаль символлары герб, гимн, флаг турында мәгълүмат бирдек.